Городская детская библиотека - филиал № 8

«Китапханәдә кунакта»: экскурсия

15 октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 21 нче урта белем бирү мәктәбенең 1 “В”  нче сыйныфы укучылары өчен сәхнәләштерелгән экскурсия оештырды. Әлеге чарада балаларга китапханәгә язылу, китапны китап киштәләреннән табу, чиста һәм пөхтә итеп уку тәртибе  өйрәтелде. Балалар бик теләп китапханәгә язылып, теләгән китапларын өйләренә алдылар.