Городская детская библиотека - филиал № 8

«Буран табышмаклары» әдәби викторинасы (0+)

1 декабрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында «Буран табышмаклары» әдәби викторинасы уздырылды. 

Китапханәче чараны кыш турында табышмаклар әйтү белән ачып җибәрде, балалар исә күңелле итеп һәм азарт белән җавап бирде. Табышмакларны чишеп, нәни дусларыбыз кышлаучы кошлар һәм урман җәнлекләре белән танышты, кыш турында сынамышлар һәм әйтемнәрне искә төшерде. 
Очрашу барышында балалар кар бөртекләренең каян килеп чыгуы, ал төстәге карны кайда очратырга мөмкин булуы һәм иң зур кар бөртегенең размерлары турында белде. Бик мавыгып, «Әвәләнгән кар», «Без кышын нишлибез?» уеннарында уйнадылар, тасвирлама буенча әкият исемнәрен атадылар.
Чара кыш турында китапларга күзәтү ясау белән тәмамланды.