Городская детская библиотека - филиал № 8

“Чал чәчләр ул - еллар бизәге””: өлкәннәр өчен ял итү кичәсе.

9 октябрь cәгатъ 17:00 “Буревестник” яшьләр клубында 8 нче балалар китапханәсе  “Исток” балалар һәм яшьләр клубы белән  берлектә өлкәннәр өчен ял итү кичәсе уздырды. Чарада китапханәчеләр тарафыннан “Сәләмәтлек даруханәсе” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, килгән кунакларга шигырьләр бүләк ителде һәм “Поле чудес” уены оештырылды. Җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырылды.