«Дуслар арасында» күңел ачу-уен программасы (0+)
18 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе укучылары һәм «Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр өчен «Дуслар арасында» дип аталган күңел ачу-уен программасы узды.
Мәйданчыкта танып белү һәм спорт чаралары үткәрелде.
Актив һәм энергиясе ташып торган балалар өчен – «Күңелле фантлар», «Алмаларны җый» кебек хәрәкәтчән уеннар, белемгә омтылучы, кызыксынучан укучылар өчен – «Тугры дуслар» әкияти викторинасы, иҗади балалар өчен мастер-класслар оештырылды.
Программа азагында бәйрәм концерты узды, анда балалар бик теләп җырлар башкарды, биеде һәм флешмобта катнашты.