Городская детская библиотека - филиал № 8

«Стартин» күңел ачу-спорт чарасы (0+)    

18 август көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре, «Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы белән берлектә, «Стартин» күңел ачу-спорт чарасы үткәрде.

Чара күңелле һәм бердәм флешмоб белән башланып китте. «Гурман», «Туп белән бәр!», «Кем көчлерәк?» кебек бик күп күңел ачу уеннары һәм спорт ярышлары уздырылды. Бәйрәм барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде һәм «Кәгазь белән эшләү осталары» мастер-классында катнашты. Катнашучыларның барысы да яхшы кәеф, уңай хисләр алып кайтып китте.