Городская детская библиотека - филиал № 8

«Сүзлекләр турында сүз яисә Сүз шәһәренә сәяхәт» Китапханә дәресе (6+)

Көзге каникуллар чорында 8 нче санлы китапханәгә килүчеләр аеруча күп булды.

Ә 1 ноябрь көнне китапханәдә 5 нче сыйныф укучылары өчен «Сүзлекләр турында сүз яисә Сүз шәһәренә сәяхәт» исемле китапханә дәресе үтте.

Балалар рус теленең төрле сүзлекләре, аларны төзүчеләрнең исемнәре белән танышты. Укучыларның алган белемнәрен тормышта куллана белүләренә юнәлдерелгән уеннар уздырылды: сүзләрнең мәгънәләрен үзлектән аңлата белү, сүзлек белән эшләү күнекмәләре булдыру.

Китапханә дәресе ахырында китапханә хезмәткәрләре балаларны китап фондында кирәкле әдәбиятны эзләп табарга һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының электрон каталогын кулланырга өйрәтте.