Городская детская библиотека - филиал № 8

«Әти-әнием кебек мин дә китап укучы» Китапханәгә экскурсия (6+)

26 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен «Әти-әнием кебек мин дә китап укучы» исемендә китапханәгә экскурсия оештырылды.

Китапханә хезмәткәрләре балаларны бик шатланып каршы алды һәм китапларның серле дөньясына алып кереп китте. Аларга Эдуард Успенскийның «Чебурашка һәм аның дуслары» әсәрендәге персонажлар ярдәм итте. Чебурашка укучылар өчен бик күп кызыклы биремнәр һәм сюрпризлар белән тулы сандык әзерләп куйган иде. Әмма әлеге күңелле бәйрәмгә Шапокляк карчык та килде. Ул чара барышында төрле мәкерлекләр эшләде һәм сандыкны балаларга бирмәскә тырышты. Ә яшь китап сөючеләребез хәтта шундый явыз карчыкны да яхшылыкка өйрәтә алуын күрсәтте.  Ачык ишекләр көне бары тик уңай тәэсирләр калдырды һәм китап иленә яңа укучыларны җәлеп итте.