«Нәниләргә бүләккә – китап!» акциясе (0+)
«Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында, 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 19 нчы «Аленка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә кунакта булды. Алар китапханә укучылары бүләк иткән китаплар һәм уку-язу әйберләрен балаларга тапшырды. Китапханәчеләр укуның файдасы турында сөйләде, викторина уздырды, бүләк ителгән китапларга бергәләп күзәтү ясалды.
Чара азагында барысы да балалар китапханәсенә чакыру алды.