Городская детская библиотека - филиал № 8

«Театруля» уен программасы (0+)

29 август көнне «Буревестник» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында ачык ишекләр көне узды. Анда 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Театруля» исемле уен программасы үткәрде.

Әлеге күңел ачу чарасы балаларның шатлык хисләре белән тулып торды. Алар «Эшләпәгә ат», «Шаян туп», «Бәрәңге утырт» кебек уен һәм бәйгеләрдә катнашты. Әкиятне сәхнәләштерү балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Алар үзләрен төп геройлар ролендә сынап карады.

Чара азагында балалар скрапбукинг техникасында 1 сентябрьгә открытка ясады.