Городская библиотека - филиал № 5

Китапханә турында

1975 елда яшь шәһәр һәм Кама автогиганты төзелешенә яшьләр җыелган һәм яшәгән Сидоровка бистәсендә китапханә үз ишекләрен ачканга 40 елдан артык вакыт узды. 
Беренче көннәреннән үк 5 нче санлы китапханә микрорайонның бердәнбер әдәби мәдәният үзәге булып тора. Бүген безнең учреждение - ул уникаль китаплар тупланмасы гына түгел (29 000 мең экземпляр), ә балалар, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре өчен мәдәни үзәк тә. Аның ишекләре китап сөючеләр, Татарстан Республикасының мәдәни гореф-гадәтләрен хөрмәт итүчеләр өчен һәрчак ачык. 
Китапханәнең төп бурычы - кулланучыларны төрле чыганаклардан заманча оперативлык, тулылык, ирек һәм аңлаешлылык таләпләрен исәпкә алып мәгълүмат белән тәэмин итү. 
Китапханә эшенең төп юнәлеше - мәдәни мирасны саклау, тарихи-туган якны өйрәнү буенча белемнәрне популярлаштыру, балаларда уку күнекмәләре булдыру, яшьләрдә гражданлык, толерантлык, патриотлык, хокукый мәдәният һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү. 
Замана таләпләрен исәпкә алып, китапханә актив үсештә һәм һәм хәрәкәттә, яңа шартларга уңышлы җайлаша, һәм яңа мәгълүмат технологияләрен куллана: белем һәм мәгълүматларны киңрәк һәм  оператив рәвештә, традицион һәм яңа мәгълүмат чыганакларын җәлеп итү аша тулы итеп үзләштерүне тәэмин итә.
Бу этапта китапханә Сидоровка бистәсе халкы өчен аралашу һәм мультимәдәни җирлек урыны булып тора.  
5 нче санлы китапханә эшчәнлегендә мәгълүмати технологияләрне куллану аның абруен сизелерлек күтәрә, ә заманча ихтыяҗлы укучы сыйфатлы мәгълүмати продукт алуга мохтаҗ. 
Укучылар яңа технологияләр һәм методикалар, мәгълүмати һәм виртуаль хезмәт күрсәтү күнекмәләре белән таныша ала. 
2017 елның апреленнән учреждениедә барлык кулланучылар өчен Бердәм укучы билеты кертелде. Укучы билеты алган барлык кешеләр үз смартфоннары һәм ноутбуклары аша бушлай wi-fi куллана ала.
2017 елның 25 гыйнварыннан Вконтакте социаль челтәрендә «5 нче санлы китапханә» төркеме булдырылды, ул даими рәвештә үткәрелгән чаралар, бәйге эшләренең видеоязмалары, казанышлар турында мәгълүмат белән тулыландырыла, кызыклы һәм танып белү сәхифәләре алып барыла, укучылар үз фикерләрен һәм теләкләрен язып калдыра ала. Виртуаль рәвештә үз укучыларыбыз белән аралашу аша без эшебезне күрсәтәбез, укучылар китапларны куллану вакытын озынайта ала.  
XXI гасыр башында китапханәдә эшнең яңа форматы, интеллектуаль аралашу өчен заманча киңлекләр булдырылды, китапханә төрле өлкән вәкилләре өчен инновацион белем үзәгенә әйләнде.  Китапханә базасында даими рәвештә агарту һәм социомәдәни чаралары уздырыла: кызыклы танып белү мәгълүмат сәгатьләре, лекцияләр, викториналар, китап күргәзмәләре, шигъри очрашулар, әдәби иҗат бәйгеләре.

2020 елда китапханә яшүсмерләр өчен Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек Ватан сугышы: тарих, шәхесләр, вакыйгалар» программасы буенча эшләде. 
2021 ел башыннан учреждение базасында өлкән буын кешеләре өчен «Киң күңелле күршеләр» клубы эшен башлап җибәрде. 
Социаль партнёрлар: 3 нче «Әллүки» балалар бакчасы, 58 нче «Тополёк» балалар бакчасы,  9 нчы урта мәктәп, Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы, Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге.

Китапханәнең бурычы - Сидоровка бистәсе халкына сыйфатлы хезмәт күрсәтү, мәгълүмати-китапханә ресурслары, мәгълүмати, белем бирү, мәдәни һәм ял итү ихтыяҗларына ярашлы рәвештә төрле мәгълүмат чыганаклары аша өзлексез белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итү.

Китапханәнең җитәкчесе: Морозова Надежда Николаевна.