Городская библиотека - филиал № 5

«Күпмилләтле шигъриятнең матур дөньясы»: әдәби калейдоскоп (12+)

17 март көнне 5 нче санлы китапханәдә «Күпмилләтле шигъриятнең матур дөньясы» дигән әдәби калейдоскоп үтте.

Төрле милләт язучыларының әсәрләрен уку – ул милли әдәбиятлар мирасына һәм гаҗәеп мәдәниятләр күптөрлелегенә кагылырга мөмкинлек. Катнашучылар китапханәдә вакытта Удмуртия, Мордовия, Дагыстан, Мари Иле, Башкортостан милли әдәбиятларының үсеш тарихы турында мәгълүмат алды. Төрле халыкларның язучылары Аркадий Клабуков, Валентин Колумб, Фазу Алиева, Илья Кривошеев, Зәйнәб Биишеваларның тормыш юлы һәм шигъри иҗаты белән таныштылар. Күпмилләтле Татарстанның туган телләрендә шигырьләр тыңладылар, аларның үзенчәлеген, яңгырашын һәм колоритын бәяләделәр.