Городская библиотека - филиал № 5

«Балачак иле шагыйре»: әдәби-танып белү сәгате (0+)

13 март көнне 5 нче санлы китапханәгә балалар бакчасыннан нәни китап сөючеләр килде. Балалар өчен Сергей Владимирович Михалковның тууына 110 ел тулуга багышланган «Балачак иле шагыйре» дигән әдәби-танып белү сәгате үткәрелде. 

Китапханәче нәниләрне танылган балалар язучысының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. «А что у вас?», «Мы с приятелем», «Чистописание», «Как бы жили мы без книг?» шигырьләрен укыды. Балалар Сергей Михалков әсәрләре буенча интерактив әдәби викторина сорауларына бик теләп җавап бирде, ул «Биография», «Шигырьләр», «Җырлар», «Стёпа абый» дигән дүрт өлештән торды. Һәрберсендә өчәр бирем булды, балалар аларны тиз җиңеп чыкты. Чара азагында балаларга язучының «Сами виноваты», «Как старик корову продавал» әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде.