Городская библиотека - филиал № 5

Шигъриятнең алтын мизгелләре

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан Кама төзелеш көллияте студентлары өчен шигърият кичәсе узачак. Шигырьдән башка тормышыбыз күңелсез һәм төссез булыр иде. Бу көн җир йөзендә Матурлык дөньясы барлыгын искә төшерү өчен билгеләп үтелә. Шигърият бит ул – кешелек дөньясының иң зур казанышларының берсе.

Кичәбез кунаклары да шигърият дөньясына чумачак, чара барышында үзләренә бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат туплый алачак.