Городская библиотека - филиал № 3

«Туган ягымның мәдәни мирасы»: танып белү сәгате (12 +)

2 ноябрь көнне 3 нче санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Туган ягымның мәдәни мирасы» дигән танып белү сәгате үткәрде.

Китапханәче балаларны татар милли киеменең тарихы, татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре  белән таныштырды. Алып баручы үзенең чыгышында тирә мәгънәгә ия һәм тарихи яктан әһәмиятле татар милли бәйрәмнәренә аеруча зур игътибар бүлеп бирде. Балалар «Татарстан белгечләре» интеллектуаль уенында катнашты. 

Чарада катнашучыларга «Татар мәдәнияте» дигән видеопрезентация күрсәтелде, анда татар милли киемнәре һәм татарларның гореф-гадәтләре белән таныша алдылар.