Городская библиотека - филиал № 3

«Исәнме, китап йорты!»: ачык ишекләр көне (0+)

23 сентябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә «Исәнме, китап йорты!» дигән ачык ишекләр көне узды.

Китапханәгә килүчеләрне бу көнне төрле жанрдагы китаплардан торган күргәзмә көтеп торды.

Кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Уку иле буйлап» экскурсиясе үткәрелде. Алар китапханә, китапларны дөрес куллану, китапханәдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, китапханә бүлекләре турында белде. Балалар сәяхәтләрен абонемент бүлегеннән башлады, анда китапханәгә язылу һәм аның укучысы булу серәренә төшенделәр, бик күп кызыклы китаплар һәм журналлар белән таныштылар, аларның кайда урнашуларын белделәр.

«Китаплар – синең дусларың һәм ярдәмчеләрең» викторинасы балаларга китапханәдә китапны дөрес сайлап алырга өйрәнергә ярдәм итте.

Шуннан соң яшь китап сөючеләр китапханәнең уку залына кузгалды, анда бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат алдылар. Әлеге залда аеруча зирәк китаплар – энциклопедияләр һәм сүзлекләр яши. Монда буш вакытны файдалы итеп уздырырга, китаплар һәм журналлар укырга килергә мөмкин.

Китапханә кунаклары «Китапханә турында без нәрсәрләр белдек» дигән викторина аша белемнәрен ныгытты.  Экскурсия балаларга яңа белемнәр бирде, ә китапханәчеләр барысын да китапханәнең даими укучылары булырга чакырды.

Көн бик мавыктыргыч, җанлы узды, барлык катнашучылар да истәлеккә китапханә турында реклама кәгазьләре алды.