Городская библиотека - филиал № 3

Мин тормышка гашыйк: Фәнис Яруллин

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

22  февраль көнне 3 нче санлы китапханәдә «Ялкын» клубы әгъзалары өчен шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә узачак.  

Чара барышында китапханәче катнашучыларны язучы Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак. Аның татар әдәбиятына керткән зур өлеше, дәрәҗәле әдәби премияләргә лаек булуы турында сөйләячәк.  «Мин тормышка гашыйк» тематик күргәзмәсеннән әдәбиятка күзәтү уздырачак.. Чара азагында шагыйрьнең шигырьләре укылачак, Ф.Яруллин сүзләренә язылган җырлар тыңланачак.