Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

Халкыбызның танылган шәхесләре: Бакый Урманче (12+)

22 февраль көнне урта мәктәп яшендәге балалар өчен 24 нче санлы китапханә «Республиканың танылган шәхесләре: Бакый Урманче» дигән телдән журнал уздырды. Ул күренекле татар рәссамының 125 еллык юбилеена багышланды. 

Балалар игътибарына тәкъдим ителгән презентациядә Б.Урманченың тормыш юлындагы төп вакыйгалар һәм останың рәссам, график, сынчы, монументчы һәм театр рәссамы буларак эшләре тәкъдим ителде. Балалар аның беренче тапкыр Казан сәнгать мәктәбе белән танышуы, Соловецкий лагерьларында узган авыр еллары, тормыш иптәше Флора Әхмәтованың хатирәләре турында видеоязмалар карады. Флора ханым - рәссамның иҗади мирасын саклаучы һәм Б.Урманче музеен һәм һәйкәлен булдыруда башлап йөрүче. 

Шулай ук катнашучылар виртуаль рәвештә останың музеенда булды, документлар белән танышты. 

Бакый  Урманче (1897–1990) - татар профессиональ рәсем сәнгатенә нигез салучы. Исән вакытта ук легендага әйләнгән, Татарстанның рәсем сәнгате үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес ул.