Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

Серле пәрәвез: Интернет чыганаклары (6+)

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы һәм «Куркынычсыз Рунет атналыгы» акциясе кысаларында, 24 нче санлы китапханә уен элементлары кергән «Серле пәрәвез: Интернет чыганаклары» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. 
Уенның виртуаль гиды китапханә укучысы Вася Паутинкин булды, балалар аның белән бергә мәгълүмат ресурслары дөньясына сәяхәт кылды. 
Әңгәмә «Мәктәп укучысы һәм Интернет» слайд-презентациясен күрсәтү белән үрелеп барды, аның ярдәмендә укучылар Интернетны дөрес итеп куллану кагыйдәләре һәм виртуаль дөньяда очраучы күңелсезлекләрдән саклану ысуллары турында белде. 
Шуннан соң, командаларга бүленеп, «Интернетта куркынычсыз эшләү  турында мин нәрсә беләм» интерактив викторинасында катнаштылар.