Сезнең өчен ишекләр ачык (0+)
24 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китап паровозы сәяхәте» дигән экскурсия үткәрде. Слайд-презентация ярдәмендә балалар гаҗәеп китаплар дөньясына сәяхәт кылды, «Нәни китаплар, китап-уенчыклар», «Хайваннар турында китаплар», «Журнал» станцияләрендә тукталыш ясады. Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен «Интернет заманында китап» дигән чара әзерләнгән иде.