Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

«Китапханәләр көне – һәркем өчен бәйрәм» (0+)

27 майда китапханә микрорайоныбыз халкы өчен ишекләрен ачты. Безгә кунакка 59 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Алар өчен «Әдәби сандык» уен программасы әзерләнде. Балалар сандыктагы «тылсымлы» әйберләр буенча китап геройларын таныды, «Бу кем?» викторинасында һәм «Төрле төсле җаваплар» бәйгесендә актив катнашты. Чарадан соң нәни кунакларыбыз балалар китаплары һәм журналлары белән танышты.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»н бәйрәм итү кысаларында 58 нче мәктәпнең беренче сыйныфлылары өчен «Татарстан Республикасы халыклары бәйрәмнәре» дигән чара уздырды. Китапханәче халыкларның күңел ачулары, матур җырлар җырлаулары, гадәти булмаган кул эшләнмәләре ясаулары турында сөйләде. Балалар Сабантуй,  Акатуй, Каравон, Семык, Балтай, Гырон быдтон кебек бәйрәмнәрнең гореф-гадәтләре һәм риваятьләре, аларның күп гасырлык тарихы турында белде.

Китапханәдә «Йөз халык, йөз мәдәният» дигән фотозона оештырылды, анда милли киемнәрдә курчаклар һәм Идел буе халыклары телләрендә язылган китаплар тәкъдим ителде. Фотозона балалар җанлы кызыксыну уятты, һәм алар бик теләп истәлеккә фотога төште.

Вконтактедагы төркемебездә Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре буенча «Йөз халык, йөз мәдәният» исемле онлайн-викторина урнаштырылды.

Бу көнне китапханәгә килгән барлык укучыларга шигъри марафонда катнашырга тәкъдим ителде.  Балалар һава шарларына беркетелгән шигырьләрне камерага укыды.

Көн дәвамында яшь китап сөючеләр китап һәм уку турында табышмаклар чиште.