«Туган ягыңның матурлыгын күрә бел» (6+)
Республикабыз һәм яраткан шәһәребез Яр Чаллыда игътибарга лаеклы истәлекле урыннар бик күп. Яшь китап сөючеләребез өчен, 9 август көнне китапханәнең уку залында «Туган ягыңның матурлыгын күрә бел» исемле слайд-викторина үткәрелде. Балалар танылган табигый объектлар, архитектур һәм тарихи һәйкәлләр белән танышты. Чарада катнашучылар өчен Чатыр-тау, Юрьев мәгарәсе, Түбән Кама ГЭСы, Чаллы брендлары һәм әдәби геройларга һәйкәлләр турында бирелгән мәгълүматлар кызыклы булды.