Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

«Гаҗәеп матур әкиятләр!» Кул эшләре бәйгесе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Китапханә «Гаҗәеп матур әкиятләр!» исемле кул эшләре бәйгесе игълан итә.

Әкият ул – тылсым дөньясы. Әкият яхшыны начардан, яхшылыкны явызлыктан, зирәклекне наданлыктан аерырга өйрәтә. Шуның өстенә әкият балаларның фантазиясен үстерергә ярдәм итә, чөнки анда һәрвакыт фантастик, чын булмаган һәм серле нәрсә дә булса урын ала. Танылган рус мәкалендә «Әкият ул – ялган, әмма анда киная һәм яшьләргә сабак» дип тиккә генә әйтелмәгәндер. Чыннан да, ул безне күп нәрсәгә өйрәтә.

Менә без дә бәйге игълан итеп, сезне үз әкиятегезне иҗат итәргә һәм үз кулларыгыз белән китап ясарга чакырабыз.

Бәйгегә теләсә нинди формадагы һәм төрле китап-уенчыклар (кулдан ясалган китап, фигуралы китап, уенлы китап, йомшак һәм тактиль китаплар һ.б.) кабул ителә. Эшләр яшь төркемнәре һәм төрле номинацияләр буенча бәяләнә. Бәйгедә катнашу өчен укытучылары һәм ата-аналары белән берлектә шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү йортларында тәрбияләнүчеләр, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучылар чакырыла.

Бәйге 2019 елның 4 февраленнән 12 апреленә кадәр уздырыла.