Шагыйрә Белла Ахмадуллинага багышланган кичә-портрет
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
«Һәр телдә иң яхшысы - әдәбият. Әдәбиятта иң яхшысы - шигърият. Шуңа күрә яхшы шагыйрь милләт хәзинәсе ул…», Белла Ахмадуллина, һичшиксез, рус шигъриятенең байлыгы.
Иҗади кичәдә студентлар шагыйрәнең тормышыннан кызыклы фактлар белән танышудан кала, күңелләре, йөрәкләре белән авторның шигъри дөньясының үзенчәлеген, моңлылыгын һәм тылсымын тоя алачак.
Чара электрон презентация белән үрелеп барачак, Белла Ахатовнаның якты истәлегенә шәм кабызылачак. «Мир добр к тебе», «Друзья мои», «По улице моей который год…» кебек шигырьләрнең аудиоязмалары яңгыраячак.
Чара шагыйрь Андрей Вознесенский шигырьләренә музыкаль композиция белән тәмамланачак.