Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Китапханә турында

23 нче санлы китапханә 1984 елның 21 февраленнән «Камгэсэнергострой» профком берләшмәсенең Заводара ҮКСнең 13 нче санлы китапханәсе буларак ЗЯБ бистәсендә 18/38 йортында эшли башлый.

1990 елда китапханә Чаллы шәһәренең ҮКС ведомствосына күчә һәм 23 нче санлы китапханә дип атала.  2010 елда, аңа 26 нчы китапханә кушылып, тагын да зурая.

23 нче санлы китапханә – балалар һәм олыларга хезмәт күрсәтү абонементлары, шулай ук аерым уку залы булган җәмәгать китапханәсе.

Китапханәнең төп укучылары – 4, 6 нчы урта мәктәп һәм 69 нчы махсус коррекция мәктәбе укучылары, студентлар, яшьләр, 17, 17А, 18, 19 мәхәлләләрендә, Кызыл Чаллы һәм Мәләкәс аръягы микрорайоннарында яшәүчеләр.  Китапханәгә иң күп йөрүчеләр пенсионерлар һәм сәламәтлеге чикләнгән кешеләр. Һәр елны китапханәдә Өлкәннәр көне, Әниләр көненә багышланган тематик кичәләр, әдәби кунакханәләр уздыру традициягә әйләнде.

Китапханә туган якны өйрәнү буенча әдәбиятны пропагандалау, экология буенча әдәбият, хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү юнәлешләрендә эшли.

 Китапханә җитәкчесе: Резеда Вәгыйз кызы Асылгәрәева.