Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Композитор, пианиночы, дирижер»: музыкаль кунакханә (12+)

4 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә, композитор Сергей Васильевич Рахманиновның тууына 150 ел булуны бәйрәм итү елы кысаларында, «Композитор, пианист, дирижер» дигән чара үтте.

Китапханәче слайд-презентация ярдәмендә композиторның балачагы һәм яшьлек еллары, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Чара «Светлый праздник», «Сирень» музыкаль композицияләре, Рахманинов көенә «Красота природы» видеосюжеты, Александр Галич һәм Иван Бунинның Сергей Васильевич иҗатына багышланган шигырьләре, «Симфоник оркестр уен кораллары» интерактив уены, «Барысы да музыка турында» викторинасы белән үрелеп барды. Рахманиновның искиткеч  композицияләре катнашучыларны лирик яңгырашы, күңелләргә үтеп керүе белән сокландырды.