Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Дөрес сөйләш»: танып белү квизы (12+)

27 март көнне, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 23 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Дөрес сөйләш» дигән танып белү квизы уздырылды.

Квиз барышында катнашучылар туган тел сөйләме, рус әдәбияты буенча үз белемнәрен тикшерде, кайсы шәһәрләрдә, нинди хәрефкә һәйкәл урнаштырылуы турында белде. Балалар уен формасында төрле биремнәр үтәде: искечә тасвирлау буенча яңа тыныш билгеләрен таныды. Тәкъдим ителгән сүзләрдән, хәрефләрдән палиндром, танылган әдәби персонажларның исем-фамилияләрен төзеделәр. Синоним сүзләр эзләделәр, басымны дөрес итеп куйдылар. Чара электрон презентация белән үрелеп барды. «Минем телем – минем горурлыгым» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.