Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Балалар һәм яшүсмерләр атналыгына «Китап карнавалы» бәйрәме (6+)

27 март көнне 23 нче санлы китапханәдә, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, «Китап карнавалы» дигән бәйрәм узды. Чарага иң матур иллюстрацияле китаплардан «Балачакның китап аланы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Бәйрәм китапханәченең «Балалар китабы атналыгы» тарихы турында сөйләгәннәреннән башланды. Алга таба Зирәк Василиса катнашучыларны үзенең «әкият патшалыгына» чакырды. Балалар яраткан әкиятләре буенча сораштыруда катнашты, «Әкиятләр алмагачы» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Барысы да китаплар турында», «Әкиятләр дөньясында», «Кара тартма», «Әкият модасы» уеннары уйнады, «Табигать күренешләре» дигән интерактив кроссвордны чиште. Чара мультфильмнардан җырлар, «Балалар язучылары» дигән электрон презентация, «Дөнья буйлап әкиятләр йөри!» видеоязмасы белән үрелеп барды.