Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Спорт. Матурлык. Нәфислек»: телдән журнал (12+)

25 март көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Күренекле хатын-кызлар - онытылмас язмышлар» программасы кысаларында яшүсмерләр өчен «Спорт. Матурлык. Нәфислек» дигән телдән журнал үтте.

Журнал битләре Татарстанның күренекле спортчы хатын-кызларына, җиңел атлектика уеннары буенча олимпия чемпионнары Гөлнара Сәмитова-Галкина, фехтование белән шөгыльләнүче Наилә Гыйләҗева, шахматчы Алисә Галләмова һәм чаңгычы Ольга Даниловага багышланды. Чарада презентация ярдәмендә китапханәче спортчыларның биографияләре һәм спорт казанышлары турында сөйләде. Алга таба балалар «Олимпия уеннары» викторинасында, «Әдәбиятта спорт», «Бел әле», «Без спортчылар да, рәссамнар да» бәйгеләрендә катнашты. Китап күргәзмәсендә спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде.