Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Урман темасына уен-викторина (6+)

15 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Юбилярлар йолдызлыгы» программасы буенча, М.М. Пришвин иҗатына багышланган уен-викторина үтте.

Викторина «Лисичкин хлеб», «Журка», «Этажи леса», «Лимон», «Хромка», «Еж», «Сват», «Кладовая солнца» хикәяләре буенча төзелгән һәм «Урман җәнлеген таны», «Урман табышмаклары», «Пришвин этләре», «Бу кемнең эзе?» бүлекләреннән торды.

Балалар классикның иҗаты белән танышты, аннан соң ике командага бүленеп, викторина сорауларына җавап бирде, шулай ук «Табигать белгечләре» бәйгесендә катнашты, хикәяләрнең шифрланган исемнәре белән табышмакларны чиште.