Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Ана күңеле яктысы»: Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль сәгать (6+)

25 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә 11-12 яшьлек китап укучылар өчен Әниләр көненә багышланган «Ана күңеле яктысы» дигән әдәби-музыкаль сәгать узды. 

Чара башында катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, ананың роле, ана мәхәббәте һәм балаларның үз әниләренә карата игътибары турында сөйләштеләр. 

Шуннан соң төп геройлары әниләр булган танылган әдәби әсәрләрне искә төшерделәр. 
Балалар «Әнием», «Кулинар язмалары», «Аңлатмалар һәм фикерләүләр» кебек уен һәм бәйгеләрдә катнашты, «Әнинең ярдәмчеләре» рифмалы табышмакларын чиштеләр, «Әнием өчен гөлләмә» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Кыска котлау» төзеделәр. «Әниемә бүләк» иҗади мастер-классы аеруча зур кызыксыну тудырды.
Чара ана темасына багышланган шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. «Ана мәхәббәте белән дөнья күркәм» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.