«Игелек һәм тынычлык җырчысы»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Китапханәдә, югары сыйныф укучылары катнашында, башкорт язучысы Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан «Игелек һәм тынычлык җырчысы» дигән кичә уздырылачак. Кичәнең максаты: укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; язучы иҗаты аша алар күңелендә толерантлык хисе формалаштыру.
Кичә барышында язучының танылган әсәрләре белән таныштырачакбыз, аның тормышы турында презентация, «Озын- озак балачак» әсәре буенча төшерелгән кинофильмнан өзек күрсәтәчәкбез, иҗаты буенча викторина уздырачакбыз. Кичә Мостай Кәрим шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барачак. Кичәгә рәхим итегез!