«Китаплы яз»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
«Китаплы яз» бәйрәме Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәреләчәк. Чара дәвамында бәйрәмебез кунаклары әдәби викторина сорауларына җавап бирәчәк; Л. Н, Толстой мәсәлләренә инсценировка ясаячаклар; «Мин шигырьләр яратам», «Әкият ясыйм» конкурсларында катнашачак. Китап кыстыргычлары ясау буенча мастер класс күрсәтү дә көтелә. Бәйрәмебез кунагы – балалар бүлегенең «Ел укучысы». Анан “интервью алу” мөмкинлеге дә булачак.
Бәйрәмебезне әкият геройлары алып барачак. Дуслар, сезне күңелле музыкаль бәйрәм һәм күтәренке кәеф көтә!!!