Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

“Россия Дәүләтенең өч бердәмлеге”

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

 

2017 елның 22 августында, 13.00 сәгатьтә, 23 номерлы шәһәр китапханәсендә, Россия Дәуләт әләме көненә багышлап, яшүсмерләр өчен “Россия Дәүләтенең өч бердәмлеге” дип аталган белемне арттыру сәгате уздырылачак.      Чараның максаты: яшьләр күңелендә  үз илеңнен тарихына, әләменә карата хөрмәт хисләре уяту; патриотик тәрбия бирү.Әләм сүзе каян килеп чыккан, кем аны уйлап чыгарган, дәүләт символлары нигә кирәк, Россия дәүләте әләменең бүгенге төре кайчан барлыкка килгән? Чара барышында шул сорауларга җавап биреләчәк.Сөйләшуләрне “Россия Дәүләте әләме – безнең горурлыгыбыз” дип аталган слайд – презентация тулыландырачак.                                 Шулай ук Россия тарихына, әләменә багышланган шигырьләр уку оештырылачак. Яшьләргә “Тарих шартларында өч символның урыны ” дигән викторинада катнашу, чараның аталышына туры китереп оештырылган китап кәргәзмәсеннән китаплар сайлап алу мөмкинлеге булачак.