Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

"Яшел поезда сәяхәт"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2017 елның 6 нчы июнендә экология һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы уңаеннан, балаларда экологик культура, табигатькә сак караш тәрбияләү максаты белән, 23 нче номерлы китапханә хезмәткәрләре 4 нче номерлы мәктәптә “Яшел поезда сәяхәт” дип аталган экологик уен уздырачаклар. "Яшел поезд" төрле станцияләрдә туктаячак. Һәр станциядә балаларны мавыктыргыч биремнәр һәм кызыклы мәгълүмат көтә. “Яшел баскычлар” станциясендә урмандагы үсемлекләр белән танышсалар, “Табигать могҗизалары” станциясендә чәчәкләр турында легенда һәм җырлар тыңлаячаклар, табышмакларга җавап бирәчәкләр. “Саескан сынамышлары” станциясендә балаларны әдәби уен көтә. Ә инде “Бөҗәкләр патшалыгы” станциясе поезд пассажирлары өчен бәйге уздырачак. “Табигый аптечка” станциясендә узачак интеллектуаль уен да балалар күңеленә хуш килер дип ышанып калабыз.

Яшел поезда балалар белән "Әкиятче әби" һәм рус халык әкияте персонажы "Кикимора" да сәяхәт итәчәк!