Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

Ачык ишекләр көне (6+)

27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. 22 нче санлы китапханәдә бу көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханә престижын күтәрү һәм китап укуны алга җибәрү максатыннан  «Есть храм у книг – библиотека» танып белү сәгате һәм «Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлыңа» квест-уены уздырылды.

Икенче сыйныфлылар өчен «Есть храм у книг – библиотека» дип исемләнгән танып белү сәгате үтте. Китапханә – үзе гади генә, әмма шул ук вакытта гаҗәеп урын, чөнки монда китаплар яши.  Презентация һәм китапханәче сөйләвеннән борынгы заманнардан сакланып калган иң эре Ашшурбантипал китапханәсе, 1600 ел элек юкка чыккан уникаль китап саклау урыны булган Александрия китапханәсе, Казан шәһәренең иң матур борынгы биналарының берсендә урнашкан Татарстан милли китапханәсе турында белде. Виртуаль экскурсия укучыларга Мәскәүнең бөек һәм бик матур Ленин китапханәсе бинасы белән танышырга һәм аның ничек эшләве турында мәгълүмат алырга ярдәм итте. Презентация аша балалар борынгы китапларны, шулай ук  иң зур балалар китабын (биеклеге 6 м., киңлеге 3 м., авырлыгы 492 кг.) һәм дөньядагы иң «Цветы четырёх сезонов» (биеклеге һәм киңлеге 0,75 мм.) китабын күрә алды. Шулай ук балаларны китапханәбезнең күргәзмәдә тәкъдим ителгән үзенчәлекле китаплары кызыксындырды. Җир йөзендә китапханәләр саны чиксез күп. Аларның кайсылары күренекле тарихы булган зур замок булса, икенчеләре гадәти булмаган заманча биналар. Катнашучылар игътибарына дөньядагы иң матур китапханәләр турында видеоролик тәкъдим ителде. Чара азагында китапханәнең иң яхшы укучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Өченче сыйныф укучылары өчен «Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлыңа» исемле әдәби квест-уен үткәрелде. Балалар, «Кояшкайлар» һәм «Күбәләкләр» командаларына бүленеп һәм юл күрсәткеч картаны кулларына алып, азарт белән мавыктыргыч уенга кереп китте. Һәр команданың маршруты китапханәнең төрле зоналары – уен һәм уку зоналары буенча узды һәм катнашучылар хәрефләр эзләп табып, «Китап – белем чишмәсе» мәкален җыярга тиеш иде. Малайлар һәм кызлар бик кызыксынып эзләнү алып барды һәм шунда ук төрле сынаулар үтте: табышмаклар, «Мультворд» һәм «Тукайлы кроссворд», ребуслар чиште, «Әдәби сэндвичлар» җыйды, кызыклы «Бутагыч» уенында катнашты, китап күргәзмәләре белән танышты. Вакыт сизелмичә һәм бик кызыклы үтте, квест-уенда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен, тапкырлыкларын һәм татар язучыларының әдәби әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтеп, уңышлы гына финишка барып җитте һәм тиешле хәрефләрне җыеп, мәкальне дөрес итеп төзеде.