Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Игорь Акимушкинның хайваннар дөньясында» (6+)

20 май көнне 22 санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен язучы-натуралист, галим-биологның юбилее уңаеннан «Игорь Акимушкинның хайваннар дөньясында» исемле калейдоскоп узды.

Чара барышында яшь китап сөючеләр Игорь Акимушкинның тормыш юлы һәм гаҗәеп әсәрләре белән танышты. Язучының 96 фәнни-нәфис, фәнни-популяр һәм хайваннар турындагы балалар өчен китаплары барлыгы, аның хөрмәтенә кальмарның бер төрен атаулары, ә әсәрләрендә фәнни тасвирлау сәнгатьчә бәян итү белән үрелеп баруы турында белде. Балалар Игорь Ивановичның «Животные строители», «Кто без крыльев летает», «В мире животных» кебек танып белү китаплары битләре буенча сәяхәт итеп, әйләнә-тирәбездәге табигать хакында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды. Катнашучылар шулай ук И.Акимушкин китап геройлары турында табышмаклар чиште, «Кемнең борыны кыяр сыман?», «Кемнең теле гәүдәсенә караганда озынрак?» дип исемләнгән аудиокитапларны тыңлады һәм карады. Балалар «Планета буенча күршеләр» әдәби викторинасында да бик актив катнашты.

Табигать ул – мавыктыргыч, серләр һәм табышмаклар белән тулы тере тел. Ә Игорь Акимушкин аны танып белергә,  күптөрле якларын кабул итәргә өнди.