Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Геройлар һәм батырлыклар» (6+)

22 нче санлы китапханә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясенә кушылып, «Геройлар һәм батырлыклар» исемле телдән журнал үткәрелде.

Телдән журналның битләре балаларга Бөек Ватан сугышының Брест крепосте оборонасы, Мәскәү янындагы сугышлар, Ленинград блокадасы, иң коточкыч Сталинград сугышы, Курск янындагы иң зур танк сугышы һәм Берлинга һөҗүм операциясе кебек иң мөһим акыйгалары турында сөйләде. 

Шулай ук укучылар әлеге сугышларның геройлары белән дә танышты: майор Петр Михайлович Гаврилов, очучы Виктор Талалихин, 28 панфиловчы герой, Ленинград мәктәп укучысы Таня Савичева, партизанннар Леня Голиков, Марат Казый, Зина Портнова, сержант Николай Масалов. Чарага килүчеләргә сугыш турындагы нәфис әдәбият әсәрләреннән өзекләр укылды. С.Смирновның «Подвиг майора»;  С. Алексеевның «Талалихин», «Подвиг у Дубосеково», «Рассказы о войне» һәм «Последний штурм» китапларыннан «Мамаев курган», «Танки против танков», «Мутти!» хикәяләре; Ю. Яковлевның «Где стояла батарея» китабыннан «Девочка с Васильевского острова» хикәясе тыңлап утыручыларны битараф калдырмады.