Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

Йолдызлар һәм планеталар турында (6+)

12 апрель көнне 22 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен Космонавтика көненә багышланган «Йолдызлар һәм планеталар турында» дигән әңгәмә үткәрелде.

Чара космик ракетага «старт» бирү белән башланды. «Очыш» барышында балалар йолдызлар һәм йолдызлыклар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алды, Кояшның да йолдыз булуы хакында, ә Айның таш шары икәнлеген белде. «Космонавтлар» тыннарын кысып Кояш һәм Ай, Персей, Андромеда, Олы һәм Кече Арыслан (Әсәт), Олы һәм Кече Җидегән йолдызлыклары турындагы әкиятләрне тыңлады. Бу әсәрләр балаларны тагын бер кат яхшылык һәм явызлык турында уйланырга мәҗбүр итте.

Укучылар Кояш системасының сигез планетасы белән танышты, видео ярдәмендә Җирнең космостан күренешен күзәтте.  «Космонавт өчен күнегү» дип аталган физкультминутта балалар бик актив катнашты.

Чара «Космическая эпопея» мультфильмын карау белән тәмамланды.