Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Театр ул – тылсым дөньясына тәрәзә» Калейдоскоп (6+)

20 март көнне 22 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен Театр елына багышланган «Театр ул – тылсым дөньясына тәрәзә» исемле калейдоскоп уздырды.

Чара башында балалар Борынгы Грециядә театр сәнгате туу тарихына кереп чумды һәм Россиядә аның үсеше турында белде. Укучылар театрларның бердәм символы булган маскалар, спектакльләрдә тылсымлы мохит тудыручы һөнәр ияләре гример, костюмчы, яктыртучы, рәссам-декоратор, музыкант, режиссерлар турында мәгълүмат алды. Шулай ук театр актерлары булып кешеләр һәм курчаклар гына түгел, ә җәнлекләр дә чыгыш ясавы, опера һәм балет театрыннан кала, тагын драма, сатира, курчак, җәнлекләр, пантомима һәм шәүләләр театрлары булуы хакында белде. Тәкъдим ителгән слайд-шоу ярдәмендә балалар Россиянең иң матур, иң зур һәм үзенчәлекле театрлары буенча бик кызыксынып сәяхәт итте. Чара барышында театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дә искә алынды. Катнашучылар «Син театрга барырга әзерме?» мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирде һәм бик теләп театр һөнәрләре турындагы табышмакларны чиште. Театр – һәрвакыт бер могҗиза бит ул! Ә театр сәхнәсендәге әкият – икеләтә могҗиза. Чара азагында балалар сыйныфташлары өчен татар язучысы Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» гыйбрәтле әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте һәм шәһәребез театрларына барганнан соң алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.