Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз

22 нче санлы китапханә «Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз Республика акциясенә кушылды. 6 март көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар телендә «Халкыбыз җәүһәрләре» исемле яхшы әдәбият сәгате уздырылды.

Чара башында китапханәче балаларны кызыклы, гыйбрәтле, тапкырлык һәм дәрт ялкыны белән тулы шигырьләр авторлары, лауреат татар язучылары Ләбиб Лерон, Рәшит Бәшәр, Рафис Корбан, Йолдыз, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафинның иҗатлары белән таныштырды.

Шуннан соң балалар башкаруында «Колаклы коймаклар» (Йолдыз), «Изге сүзләр», «Бал бабай» (М. Әхмәтҗанов) һәм башка шигырьләр яңгырады. Л. Леронның «Әкиятче малай», М. Әхмәтҗановның «Бал корты акыл кертте», Р. Корбанның «Көйсез гармун» әсәрләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Китапханәче Р.Корбанның «Татарстан» һәм «Миләш агачы» шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Әлеге язучыларның барлык әсәрләре дә укучыларны назлык яктылык һәм җылылык белән иркәли, яхшылык һәм энергия белән тулыландыра. Чарага китапханәдә булган А.Алиш исемендәге премия лауреатларының китапханәдә булган китапларыннан торган «Төбәгебез талантларга бай» исемле күргәзмә оештырылган иде.