Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Виталий Бианканың урман аланнары» исемле экология сәгате (6+)

20 февраль көнне 22 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Виталий Бианканың урман аланнары» исемле экология сәгате узды. Ул язучының 125 еллыгына багышланды.

Чара табигать турында язучы В.В.Бианканың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру максатында үткәрелде. Дәрес барышында укучылар авторның «Хвосты», «Лесные домишки», «Лесная газета» кебек китаплары битләре буенча сәяхәт итте. Балалар бик теләп һәм кызыксынып «Снежная книга» әсәре буенча «Эзләрне таны» уенында катнашты, «Кем нәрсәсе белән җырлый? һәм «Кемнең борыны яхшырак» аудиокитапларын тыңлап тәэсирләнде, В.Бианканың «Все самые» китабындагы кошлар турындагы үзенчәлек фактлар турында белде.

Чара азагында укучылар «Китапның исемен бел» исемле әдәби викторинада актив катнашты.