Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Әфганстан – безнең хәтер һәм кайгы» кичәсе (12+)

29 гыйнвар көнне 22 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, урта сыйныф укучылары өчен, «Әфганстан – безнең хәтер һәм кайгы» исемле кичә уздырды. Әлеге чара Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарганга 30 ел булуга багышланды.

Кичәгә кунак булып Әфган сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистлар Равил Әхмәтҗанов, Дамир Җамалиев һәм Айрат Нисафетдинов килде.

Алып баручылар сугыш низагы килеп чыгу сәбәпләре, Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләр истәлегенә багышланган Хәрби дан көне 15 февральдә билгеләп үтелүе хакында чарада катнашучыларның тагын бер кат исләренә төшерде. Һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Чара барышында билгеле булганча, сугышчы-интернационалистларның хезмәт итү еллары төрле периодларны үз эченә алган: сугыш башлану, сугышның кызган чоры һәм тәмамлануы, гаскәрләрне Әфган җиреннән тулысынча чыгарып бетерү, алар чик һәм инженерлык гаскәрләрендә хезмәт иткән. Кичә кунаклары биек тауларга ияләшүнең авырлыгы, җирле халыкның совет солдатларына карата булган мөнәсәбәте турында сөйләде. Соңыннан алар бик теләп балалар яудырган сорауларга җавап бирде.

Чара барышында презентация тәкъдим ителде, шигырьләр һәм әфган җырлары яңгырады.

Әлеге очрашу катнашучылар күңелендә әле озак сакланыр, ә хәрби хезмәтне намуслы итеп үтәү мисаллары киләчәк буын Ватанны саклаучылар өчен үрнәк булыр дип ышанып калабыз.