«Әниләр турында хикәяләрне бергәләп укыйбыз» Республика акциясе (6+)
22 нче санлы китапханәдә «Әни турында яратып» әдәби-музыкаль сәгате узды. Чара барышында балалар башкаруында Н. Саконскаяның «Разговор о маме», И. Мазнинның «Простое слово», С. Михалковның «А что у вас», Э. Успенскийның «Все в порядке» һәм «Если был бы я девчонкой», Р. Сефның «Помощник» шигырьләре яңгырады. Шулай ук укучылар һәм китапханәчеләр тарафыннан Б. Емельяновның «Мамины руки», В. Хәмидуллинаның «Сказка о том, как из дома ушло Хорошее Мамино Настроение» хикәяләре, И. Панькинның «Откуда у моряков взялась сила» легендасы кычкырып укылды, «Өч кыз» татар халык әкиятенең аудиоязмасы тыңланды. Чара дәвамында укучылар моңсу, үпкәләгән әнинең кәефен күтәрергә ярдәм итүче тылсымлы сүзләрне искә төшерде; «Әнинең ярдәмчеләре» бәйгесендә катнашып, «камыр басты», «кайнатма әзерләде», «салат ясады»; әни турында анкета сорауларына җавап бирде; уеннар уйнады. Әдәби-музыкаль сәгать нәфис һәм мультипликацион фильмнардан алынган («Мама», «Мама для мамонтенка», «Умка») җырлар белән үрелеп барды. Акциягә «Әни турында сүз» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.