Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Кышкы йола бәйрәмнәре»: әңгәмә (6+)

11 декабрь көнне 22 нче санлы китапханәдә икенче сыйныф укучылары өчен «Кышкы йола бәйрәмнәре» дигән темага әңгәмә оештырылды. Чара башында балалар борынгы заманнарда кыш айларының ничек аталуын белде, кышын агачларның ни турында пышылдашуы хакында сөйләүче «Кышкы йокы» әкиятен тыңлады. Катнашучылар Яңа ел бәйрәмен искә төшерде, Кытай, Япония, Вьетнамда чыршы урынына нинди агачны бизәүләре турында белде, бездә чыршы бизәү гадәте каян килеп чыгуы хакындагы легенданы тыңлады. Китапханәче балаларга нардуган һәм нардуган юраулары, раштуа җырлары турында сөйләде. Шулай ук укучылар татар халык бәйрәме Каз өмәсе, рус халкының күңелле Май чабу бәйрәме хакында мәгълүмат алды. Май чабуда бәйрәмнең табын түрендә белен (коймак) торуы, аның атна буе дәвам итүе, һәр көннең үз атамасы булуы һәм бәйрәмдә төп герой саламнан ясалган курчак булуы хакында белде. Видеоөзекләр карап, укучылар кышны озату күренешен карады. Чара азагында балалар кыш турында шигырьләр сөйләде һәм «Убырлы карчык», «Бер аяклап куышлы» халык уеннарын уйнады.