Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

Беслан фаҗигасе (12+)

 25 сентябрь көнне 22 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Беслан фаҗигасе» исемле мәгълүмат сәгате узды.

Чара башында балалар террорчылыкның, аерым алганда Россиядә (император Александр II не үтерү, В.И.Ленинга һөҗүм итү), барлыкка килүе, «террорчылык» һәм «террор» төшенчәләре, террорчылыкның классификациясе, ХХI гасырда булган 10 иң зур террорчылык акты турында мәгълүмат алды. Шуннан соң китапханәче хәзерге Россия тарихында иң истә калган тетрәндергеч фаҗига – 2004 елның 1 сентябрендә уку елы башлану тантанасы вакытында Беслан шәһәрендәге 1 нче санлы мәктәпне террорчылар камап алуы турында сөйләде. Балалар 1-3 сентябрь вакыйгалары барышы, «Фәрештәләр шәһәре» мемориаль зираты, балаларны үз гомерләре бәрабәренә коткарган махсус билгеләнештәге хәрби хезмәткәрләр хакында белде. Шулай ук укучылар игътибарына Беслан мәктәбе фаҗигасен үз башыннан кичергән балалар һәм террорчылар белән элемтә алып барган Ингушетия республикасының беренче президенты Руслан Аушев белән интервьюлар тәкъдим ителде. Мәгълүмат сәгате ахырында катнашучылар 3 сентябрьнең Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне дип игълан ителү сәбәбенә төшенде.