Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

Ачык ишекләр көне – 2019 (6+)

26 сентябрь көнне 22 нче санлы китапханәдә Ачык ишекләр көне узды. Көн дәвамында беренче сыйныф укучылары өчен китапханә буенча «Китап белән дус булырбыз – китапханәгә килербез!» дип аталган экскурсияләр үтте.

Экскурсия барышында балалар китапханә кагыйдәләре һәм «укучы формуляры», «кафедра», «абонемент», «кире кайтару кәгазе», «стеллаж», «каталог» кебек төшенчәләр белән танышты, шулай ук китапны куллану кагыйдәләрен искә төшерде. Китапханәдә тап булган хат ташучы сумкасында әдәби геройлар юллаган телеграммаларны таптылар һәм кызыксыну белән аларны җибәрүчеләрне танып әйтергә тырыштылар. Уку залында катнашучыларны яраткан әкиятләре буенча әдәби викторина каршы алды. Чара азагында һәрберсе әти-әниләре өчен чакыру-визитка алды.

Өченче сыйныйфлылар өчен бу көнне А.С.Пушкинның 220 еллыгына багышланган «Тылсымлы Пушкин илендә» исемле әдәби уен уздырылды. Чара башында балалар язучының тормыш юлыннан кайбер мәгълүматлар белән танышты: аның балачакта нинди булуы, әти-әнисе, тәрбиячесе Арина Родионовна, язучы иҗат иткән әкиятләр һәм шигырьләр турында белде. Катнашучылар Александр Сергеевичның шигырьләрен укыды һәм аның әкиятләре буенча биремнәрне үтәде: төрле башваткычлар, ребуслар чиште,  иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныды, әкият геройларын атады, әкиятләргә иллюстрацияләрнең урыннарын дөрес итеп куйды, аудио һәм видеобиремнәрне үтәде. Сорауларга җавап биреп, балалар үзхләренең белемнәрен сынап карый алды.

Китапханә фойесында буккроссинг һәм Татар китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.