Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Хәтер уты, ян дөрләп» (6+)

21 һәм 24 июнь көннәрендә 22 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан мәктәп яны лагерьлары балалары өчен Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер уты, ян дөрләп» исемле батырлык дәресе үткәрелде.

Чара башында балалар Россия өчен истәлекле көн – 22 июнь һәм бу көнне Ватанны саклаучыларны искә алулары турында белде. Шулай ук Бөек Ватан сугышының иң мөһим көрәш вакыйгалары һәм шушы сугышларда катнашкан Советлар Союзы Геройлары Н.Ф. Гастелло, В.В. Талалихин, А.П. Маресьев, В.Г. Клочков, П.М. Гаврилов, Я.Ф. Павлов, 28 герой-панфиловчы турында мәгълүмат бирелде. Сугыш чорында үз яшьтәшләренең партизан отрядларында, яшерен урыннарда дошманга каршы көрәшүе, заводларда эшләве һәм икмәк үстерүе турында китапханәченең сөйләвен балалар бик кызыксынып тыңлады. Батырлык сәгате Рейхстагка Кызыл Байрак кадау, Прохоровка янында танклар сугышы турында сугыш кинохроникасы кадрлары белән үрелеп барды, шулай ук «Это было в мае на рассвете» видео шигыре яңгырады (Берлинның Трептов-паркындагы азат итүче солдатка куелган һәйкәл турында).

Чара азагында балалар «О той весне» җырына видео клип карады һәм барысына да Хәтер шәме яндырырга тәкъдим ителде.