Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Без сүзендә – йөз меңләгән Мин» Аралашу сәгате

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

15 ноябрь көнне 22 нче санлы китапханәдә 4 нче сыйныф укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Без сүзендә – йөз меңләгән Мин» исемле аралашу сәгате узачак. Чара барышында балалар уен формасында «толерантлык» төшенчәсе белән танышачак, толерантлы булуны дөрес күзалларга өйрәнәчәк. Яхшылык, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек турындагы «Ныклы гаилә» исемле гыйбрәтле кытай хикәясен тыңлаганнан соң, укучылар һәр кеше тормышында әлеге төшенчәләрнең әһәмиятле урын тотуы турында үз фикерләрен белдерә алачак. Чара азагында «Мактау сүзләре» һәм «Тылсымлы микрофон» тематик уеннары балаларның алган белемнәрен ныгытырга һәм яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге тупларга ярдәм итәчәк.