«Китап безгә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына ишекне ача»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
27 февраль көнне 22нче китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен язучы Г.А. Скребицкийның юбилеена багышланган «Китап безгә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына ишекне ача» исемле кичә-портрет узачак. Кичә барышында укучылар язучы натуралистның тормышы һәм иҗаты белән таныша алачаклар, табигать турында «Песи Иваныч» һәм «Бәхетле бөҗәк», «Минем балачак дусларым», «Лесной прадедушка», «Листопадник» һәм башка хикәяләрен тыңлап фикер алышачаклар. Балалар белән Г.А. Скребицкийның «Всяк по-своему» хикәясен сәхнәләштерү, әдипнең иҗатына багышланган викторина уздыру көтелә. Шулай ук Г. Скребицкий үзе сценарий авторы булган «Урман сәяхәтчеләре» һәм «Урман ешлыгында» мультфильмнары күрсәтеләчәк.