«Уку илендә юбилейлар»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
25 январь көнне 22 библиотека филиалында 2-3 сыйныф укучылары өчен «Уку илендә юбилейлар» исемле дәрес-журнал уздырылачак.
Дәрес журналы 5 биттән торачак. Аның һәр бите бу ел үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче балалар язучылары: В. Гауф, С. Маршак, Р. Корбан, Д. Мамин-Сибиряк, Б. Рәхмәт иҗатларына багышланачак. Укучылар язучыларның биографияләре белән генә түгел, шулай ук язучыларның укучыларга аз таныш булган әсәрләре белән танышачаклар. Дәрес барышында балаларны юбиляр-язучыларның иҗатына багышланган викторина да көтә. Шулай ук язучыларның кайбер әсәрләре укылачак һәм әсәрләр буенча видео фрагментлар күрсәтеләчәк.